Әлки кызы
Лилия Вәлиеваның исемен Татарстанның электрон матбугат басмаларында мин 2016 елда күреп калдым. Дөресрәге, “Азатлык” сайтында Бельгиядә яшәүче татар журналистының Татарстанның массмедиа һәм журналистика өлкәсендәге “Бәллүр каләм” премиясе алуы турындагы язманы укыгач бу хакта хәбәрдар булдым. Шуннан соң инде аның исемен “Татаринформ”, “Интертат.ру”, Бөтендөнья татар конгрессы электрон сайтларында күрә башладым. Быелгы елның май аенда Татарстанның иң популяр язучыларның берсе Гөлсинә Галимуллинаның “Тау җылысы” китабы кулыма килеп эләкте. Әсәрдәге төп герой Җиһаниянең “Бельгия татарлары” җәмгыяте рәисе Лилия Вәлиевадан “күчереп” язылганлыгын белгәч, Европаның йөрәге булган Бельгиянең Брюссель шәһәрендә татар җәмгыяте оештырып, читтә яшәүче милләттәшләребезгә үз телен саклап калсын өчен армый-талмый эшләүче бу ханым белән кызыксынуым тагын да арта төште һәм быелның октябрендә, бар кыюлыгымны җыеп, социаль челтәрләр аша эзләп табып, сораулар язып, аңа электрон хат юлладым. Җавап озак көттермәде, төгәл бер атна үтүгә, электрон почтама килеп тә төште. Бу язманы укып чыккач, сезнең күңелләрдә дә: “Чит илдә яшәп тә үз туган телен, үз халкының гореф-гадәтләрен күз карасыдай саклаган Лилия Вәлиева кебек мин дә үз туган телемне саклап калуга нинди өлеш кертә алам соң?” — дигән уй, һичшиксез, уяныр, дипышанып калам.